«Әдәби казылмалар»: квест-уен (6+)

Мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен шәһәр үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре «Әдәби казылмалар» дигән мавыктыргыч квест-уен уздырды.

Уен барышында яшь дусларыбызга станцияләр буенча күңелле сәяхәт кылырга һәм, тылсымлы хәрефләрне табар һәм яшерелгән сүзне белер өчен, төрле биремнәрне үтәргә туры килде. Биремнәрне башкару өчен, балаларга үз фантазиясен, эрудициясен, фикерләү җитезлеген эшкә җигәргә һәм, әлбәттә, балачактагы яраткан әкиятләрне искә төшерергә кирәк булды. «Әдәби герой», «Әкияти ыгы-зыгы», «Әкият пазллары» һ.б. станцияләрдә балалар рус халык әкиятләре буенча белемнәрен күрсәтә алды. Алар әкият персонажлары һәм әкиятләрдәге тылсымлы предметлар белән бәйле барлык сорауларга һәм табышмакларга җавап тапты. Әз генә вакыт эчендә квестта катнашучылар барлык биремнәрне җиңеллек белән үтәп чыкты һәм сүзне тапты. Җиңүчене ачыклау мөмкин булмады, чөнки барысы да биремне бер үк вакытта үтәде. Әлбәттә, дуслык җиңде! Укучылар квест-уеннан бик канәгать калды һәм хезмәткәрләргә каникуллар вакытында шундый кызыклы ял оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. 

Поделиться: